Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районында Үзбәкстан Президентын сайлау булды

Лаеш районында Үзбәкстан Президентын сайлау буенча алдан тавыш бирү үтте.

Үзбәкстанда төп тавыш бирү көне итеп 24 октябрь игълан ителде. Әмма аның туган илләреннән читтә яшәүчеләре алдан тавыш бирәләр. Моның өчен махсус мобильле пунктлар булдырылды, шуларның берсе Лаеш районында – “Егорьево теплицаларында” эшләде. 18 яше тулган Үзбәкстан гражданнары тавыш бирү хокукына ия.

Шуны да әйтеп үтү кирәк, сайлау оештыруга җитди әзерләнгәннәр. Короновирус инфекциясе таралуны профилактикалау өчен барлык чаралар сакланган. Сайлау участогына тавыш бирергә килүчеләрнең барысының температурасын үлчәделәр, битлекләр бирделәр, социаль ара сакланды.

Безнең хәбәрчебез ни өчен мобильле пункт итеп “Егорьево теплицалары” сайлануы белән кызыксынды. Җавабы гади: дустанә илнең күп кенә гражданнары бу предприятиедә эшли һәм аның территориясендә урнашкан тулай торакта яши.

-Генераль консуллык йөзендә Үзбәкстан Республикасыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, шул исәптән Татарстан Республикасына зур рәхмәт белдерәбез. Сайлаулар югары дәрәҗәдә оештырыла, - дип билгеләп үтте сайлау комиссиясе әгъзасы Үзбәкстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консуллыкның беренче секретаре Азизбек Разаков. – Ковидка каршы барлык таләпләр үтәлә, һәр төрле ярдәм күрсәтелә. Бер сүз белән әйткәндә, барысын сөйләп бетереп булмый. Безнең гражданнар сайлауда актив катнашалар.

Мобильле пункт 14.00дә эшли башлады һәм үз ишекләрен 20.00 сәгатьтә япты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Егорьево Лаеш районы сайлау лаешта реклама