Акция «Экологик иминлек» милли проекты максатларын тормышка ашыруга ярдәм итүне күздә тота.
Оештыручылар булып РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, «Хәтер бакчасы» (Сад Памяти) автономияле коммерциягә нигезләнмәгән оешмасы һәм «Экосистема» бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте чыгыш ясый.
«Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе 100 мәйданчыкта узачак. Татарстанда 1 миллионнан артык агач утырту планлаштырыла. Республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, узган ел татарстанлылар искиткеч нәтиҗә күрсәткән. Акция йомгаклары буенча 700 гектар мәйданда 2,5 миллион үсенти утыртылган. Чара 20 меңгә якын иреклеләрне берләштергән.
Лаеш районында урманны ике мәйданчыкта утыртачаклар. Беренчесе Матюшино авыл җирлеге территориясендәге урман фондында урнашкан (авыл җирлеге координаталары: N 55.636817, E 49.063531). Икенчесе Орёл авылы янында урнашкан (участок координаталары: N 55.58659, Е 49.08863). Казанлылар да әлеге экологик акциягә башкаланың Совет районындагы Чебакса торак массивы янында кушыла алалар (участок координаталары: N 55.843000, E 49.337980). Акция иртәнге сәгать 10.00дә башлана.
Татарстан Республикасының муниципаль районнарындагы башка мәйданчыкларда агач утырту вакыты һәм урыны турында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенең рәсми порталында белергә мөмкин. Сайтта чаралар уздыру нокталары күрсәтелгән интерактив карта урнаштырылган һәм катнашу өчен теркәлү мөмкинлеге каралган. Оештыручылар катнашучыларны утырту материалы һәм кирәкле кораллар белән тәэмин итәчәк.
Фото: Татар-информ
Нет комментариев