Шагитов Файзерахман Шагитович 1924 елның 12 августында Лаеш районы Пәрәү авылында туа. 1942 елның августында 18 яшьлек егетне сугышка алалар.
Фәйзерахман абый Арзамас шәһәренә өйрәнү батальонына билгеләнә. Озак та үтми, ул 1 нче Мәскәү дивизиясенең 171 нче полкына эләгә. 1943 елның мартында алар инде фронтның алгы линияләрендә торалар. Калугада каты сугышлар вакытында аягын югалта, госпитальләрдә озак дәваланганнан соң 1943 елның сентяберендә аңа туган якларына кайту насыйп була.
Видео от Эндже Ахатовой.
Нет комментариев