Сәидә Вәлиуллина «Ел укучысы — 2025» конкурсында «Иҗат һәм талант» номинациясендә җиңү яулады
җәмгыять

Сәидә Вәлиуллина «Ел укучысы — 2025» конкурсында «Иҗат һәм талант» номинациясендә җиңү яулады

Муниципаль конкурс мәгариф идарәсендә узды. Конкурсның максаты-сәләтле балаларны ачыклау.

«Сәләтле балалар — районның киләчәге» программасы кысаларында дүртенче сыйныф укучылары өчен муниципаль конкурс үткәрелде. 18 талантлы бала җиңү өчен көрәште.

«Иҗат һәм талант» номинациясендә Лаешның 1 нче гимназиясе укучысы Сәидә Вәлиуллинага тиңнәр булмады. Аны шушы искиткеч казанышы белән котлыйбыз!

Без шулай ук Сәидәнең остазы Әминова Гөлнараны да билгеләп үтәргә телибез. Аның тырышлыгы һәм ярдәме белән укучы үзенең потенциалын ача алды.

Талантлы балаларыбызның уңышлары белән горурланабыз! Сәидәгә киләчәктә дә иҗади җиңүләр телибез.


Сәидә Вәлиуллина «Ел укучысы — 2025» конкурсында «Иҗат һәм талант» номинациясендә җиңү яулады

Нет комментариев