“Татарча диктант” – дөрес язуны тикшерү
җәмгыять

“Татарча диктант” – дөрес язуны тикшерү

Үткән ял көннәрендә Лаеш районында яшәүчеләр татарча диктант яздылар.

Автор фотосы

Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге Лаешның 2нче мәктәбе базасында җиденче тапкыр Бөтендөнья  “Татарча диктант” белемнәрне тикшерү акциясе үтте.

Аны үткәрү максаты – дөрес язу һәм татар әдәби телен белү. Теләге булган һәркем орфография һәм грамматикадан үз белемнәрен тикшерә алды. Акция ел саен Татарстан Республикасының төрле мәйданчыкларында үтә. Россия Федерациясе масштабларында һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә “Татарча диктант”ны яраттылар һәм ел саен татар телен белүләрен тикшерәләр.

Бу акциядә катнашу өчен “Татарча диктант” порталында теркәлергә кирәк иде. Теркәү үткәннән соң катнашучылар диктант үткәрү урынын һәм вакытын, шулай ук аны үткәрү мәйданчыклары адресларын белә алдылар.  Лаеш районында 1400 катнашучы 27 мәйданчыкта үзләренең татар телен белүләрен тикшерә алдылар. Акциядә гомумбелем учреждениеләре укучылары, студентлар, укытучылар, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр һәм пенсионерлар катнашты.

Диктант текстын КФУның филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты филологлары сайлый. Быел татарстанлылар Зөлфәт Хәкимнең “Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?” әсәреннән өзек яздылар. Бу роман геройның авыруы, туган ягын яратуы турында, гуманизм һәм нинди генә хәлдә булганда да үз гуманизм принципларыңны югалтмау турында, һәрчак кеше булып калу турында.

Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге Лаешның 2нче мәктәбендә диктант текстын татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләрия Сафина укыды. Ул безнең районда 25 мәктәпнең уку сыйныфларында, шулай ук интернат мәктәптә һәм Лаеш техник-икътисад техникумында диктант язуларын әйтеп үтте.

-Шунысы гаҗәп, иң кечкенә катнашучыга 13 яшь, ә иң өлкәнен – 70 яшь. Үзеңнең грамоталы язу сәләтеңне күтәрү теләсә нинди яшьтә дә мөһим. Лаеш районында яшәүчеләрнең активлыгы һәм үзләрен үстерергә омтылулары сөендерә, - дип билгеләп китте Ләрия Нуретдиновна.

Диктант нәтиҗәләрен үл үткәннән соң 30 көн дәвамында акция сайтында белергә була.


“Татарча диктант” – дөрес язуны тикшерү

Нет комментариев