Татарстанда авыл халкына финанс хезмәт күрсәтү мөмкинлеген киңәйтәләр
җәмгыять

Татарстанда авыл халкына финанс хезмәт күрсәтү мөмкинлеген киңәйтәләр

Татарстанда банкоматлар һәм банк бүлекчәләре булмаган торак пунктларда яшәүчеләргә финанс хезмәтләре күрсәтүнең альтернатив ысуллары актив үсеш ала.

2025 елның 1 гыйнварына кредит оешмаларының мобиль офислары төбәкнең 187 авыл торак пунктына хезмәт күрсәтте. Бу мобиль офислар махсус җиһазландырылган транспорт чаралары булып тора, алар билгеләнгән график буенча төрле районнарга китә. 

Мондый офисларда җирле халык кертем ача, акча күчерә һәм банкларда гадәттә булган башка хезмәтләрдән файдалана ала.

«Кассада акча» сервисы Татарстан халкы арасында, бигрәк тә ерак авылларда бик кирәк. Ул республиканың барлык районнарында да ачык, өйгә якынрак акча алырга мөмкинлек бирә«, — дип сөйли Россия Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлекчәсе идарәчесе Марат Шәрифуллин.
2025 ел башына «кассада акча» хезмәте 1,4 мең сәүдә ноктасында булган, аларның 20% ы авыл җирлегендә урнашкан.

Моннан тыш, халык түләү һәм башка банк хезмәтләрен почта элемтәсе бүлекчәләрендә ала ала. 2025 елның 1 гыйнварына авыл районнарында 567 бүлек эшли, аларда акчалата күчерү җибәрергә яки алырга, коммуналь хезмәтләр, штрафлар һәм элемтә өчен түләргә, шулай ук акчаны түләргә яки алырга мөмкин. Бу бүлекләрнең күбесендә шулай ук счет, вклад ачу һәм банк картасын рәсмиләштерү мөмкинлеге бар.


Татарстанда авыл халкына финанс хезмәт күрсәтү мөмкинлеген киңәйтәләр

Нет комментариев