Татарстанда шикәр чөгендере, бәрәңге, көнбагыш җыю дәвам итә Республикада 5,315 миллион тонна ашлык суктырылган.
җәмгыять

Татарстанда шикәр чөгендере, бәрәңге, көнбагыш җыю дәвам итә Республикада 5,315 миллион тонна ашлык суктырылган.

Агымдагы елда уртача уңдырышлык гектарыннан 35,3 центнер тәшкил итә. Бу мәгълүматларны ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Алда торган урып-җыю эшләре турында сөйләгәндә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы түбәндәгеләрне хәбәр итте: кырлардан 45 мең га мәйданда кукурузны бөртеккә, 25 мең га рапс, 75 мең га кукурузны силос өчен, 2,4 мең га бәрәңге, 1,4 мең га яшелчә җыеп аласы бар.

Шулай ук шикәр чөгендерен җыю дәвам итә. Ул 15 мең га мәйданнан җыеп алынган инде. Зәй, Минзәлә, Сарман, Тәтеш районнары чөгендер уңышы буенча лидер булып тора. Заводлар тәүлеккә 13,8 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртә. Шул ук вакытта 40 мең тонна шикәр комы эшләп чыгарылган (бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8 мең тоннага артыграк).

Бәрәңгегә килгәндә, ул республикада 50 мең тонна җыелган. Республикада көнбагышның урып-җыю мәйданнары - 118 мең га.

Уҗым культуралары торышы турында сөйләгәндә, Марат Җәббаров шуны хәбәр итте: уҗым культуралары 545 мең га мәйданда чәчелгән, шул исәптән уҗым бодае - 420 мең га, уҗым арышы - 119 мең га.

Лаеш районында күп кенә яшелчә культуралары буенча урып-җыю эшләре төгәлләнгән инде.

2020 елның 29 сентябренә “Нармонка” агрофирмасы” ЧҖҖ лидерлар составына керде.

Лаеш районының авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, барлыгы 2673 тонна бәрәңге казып алынган. “Нармонка” агрофирмасы” ЧҖҖ һәм “Вафин Р.К.” КФХ бәрәңге җыю буенча лидерлар булып торалар.

Район хуҗалыклары тарафыннан 1190 тонна рапс суктырылган. Уңдырышлылык гектарыннан 14 центнер тәшкил итә, бу республика дәрәҗәсенә туры килә.

1190 тонна кукуруз силосы әзерләнгән, “Нармонка” агрофирмасы” ЧҖҖ, “Хәерби” ЧҖҖ һәм “Урта Девятово” ЧҖҖ аны әзерләү буенча алдынгылар булып торалар.

Районда барлыгы 117 мең тонна печән, 31,1 мең тонна сенаж һәм 5,2 мең тонна силос әзерләнгән.


Нет комментариев