Ульяновскида һөнәри осталык буенча чемпионатның йомгаклау этабы уза
җәмгыять

Ульяновскида һөнәри осталык буенча чемпионатның йомгаклау этабы уза

Студентлар 47 компетенция буенча, ә укучылар 18 юнәлеш буенча ярышачак. Алар арасында — радиоэлектроника, авиатөзелеш һәм машина төзелеше белән бәйлеләр дә бар.

Ульяновскида «Профессионаллар» һөнәри осталык буенча «Пилотсыз һава судноларын тышкы пилотлау һәм эксплуатацияләү» компетенциясе буенча чемпионатның йомгаклау этабы уза. Ярышларда Лаеш техникумы студенты

Данил Хәнәфиев катнаша. Аңа уңышлар телик!
Ярышлар кысаларында катнашучыларга түбәндәге бурычларны үтәргә кирәк:
— һава пространствосыннан файдалануга документлар төзергә;
пилотсыз һава судносын очышка әзерләргә;
— судноны техник яктан карарга;
— 3D-модель төзергә.

Бу катнашучыларга «Пилотсыз һава судноларын тышкы пилотлау һәм эксплуатацияләү» компетенциясе буенча башкарылырга тиешле биремнәрнең бер өлеше генә!

Шулай ук «Авиация техникасына хезмәт күрсәтү» компетенциясе буенча катнашучылар да үз осталыкларын күрсәтәчәк. Ярышларда урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары гына түгел, мәктәп укучылары да катнаша.


Ульяновскида һөнәри осталык буенча чемпионатның йомгаклау этабы уза

Нет комментариев