“Кама ягы” рус телендә булмаган ”Күңелем җырлары” проектында катнашырга тәкъдим итә. Бу проект татар, башкорт, чуаш һәм безнең Ватанның бүтән телләрендә яңгырар дип көтелә.
Җыр – халыкның рухи культурасының бер өлеше. Бу җырларда иң яшерен хисләр. Алар кешеләрнең көнкүреше, гадәтләре, тарихи вакыйгалары белән нык бәйләнгән. Ышанулар, йолалар, гореф-гадәтләр халык җырларына йогынты ясый.
“Җыр – ул безнең өлкәннәрдән калган , чиста һәм мәңге исән халык рухы көзгесе” (Г. Тукай).
Мәсәлән, татар җырлары – татар халкының иң кыйммәтле музыкаль мирасы. Орнаментлы cәнгать, сакланган моң, интонация төзелеше белән аерылып тора. Анда халыкның җаны һәм холкы бар, дөньяны кабул итү, фәлсәфәсе һәм тарихы. Киң диапозон, шома ритмик рәсемнәр.
”Күңелем җырлары” проектында кем катнаша ала:
- Проектта катнашырга теләүчеләр һәм үз телендә җырлар башкаручы.
- Проектта катнашучыларның яшәү урыны (район, төбәк, ил) мөһим түгел.
Проектта катнашу өчен нәрсә кирәк?
- Видеога үзеңнең башкаруыңны төшерергә (партнер белән дә була).
- Җырның исеме һәм музыка авторы, кем башкаруын әйтергә.
- Безнең Телеграм номерына җибәрегез 89625514888
Проектның үткәрү вакыты:
- 2023 елның март-апреле.
Проектның максаты:
- Татарстан Республикасында яшәгән халыкның мәдәни мирасын саклау.
- музыкаль, сәнгать, эстетик хис тәрбияләү.
- халык мәдәниятен саклау.
- мәдәният йортлары һәм фольклор эшчәнлек белән танышу.
- башка халыклар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү.
- “Кама ягы” сайтына керүче язылучыларның рухи дөньясын баету.
- Милли мәдәният һәм гадәтләр елына багышланган.
Катнашучыларга киңәшләр:
- Телефон төшерү вакытында горизонталь булырга тиеш.
- Селкенмәсен өчен җайланма кулланыгыз. Ул булмаса төшергән вакытта терсәкләрегезне тәнегезгә кысыгыз.
- Төшерү алдыннан объективны сөртегез.
- Арттагы планда чит бернәрсә дә булмасын.
- Яктылыкка каршы төшермәгез.
- Тере музыка яки минусовка кулланырга мөмкин.
- Җыр якыннары яки туганнары арасында башкарылырга мөмкин яки берничә башкаручы белән.
- Башкаручының яшәү урынын язырга. Кыскача аларны тәкъдим итегез (биография фактлары).
- Видеоның ”Күңелем җырлары” онлайн-эстафета проектында катнашуын әйтеп китегез.
- Милли киемдә башкару киңәш ителә.
- Бөтен килгән видео бер стильдә урнаштыралачак.
Мөһим: бу конкурс түгел. Төп бүләк – яраткан җырларыңны киң җәмәгатьчелеккә башкару мөмкинлеге.
Нет комментариев