Соңгы елларда Лаеш районында роза чәчәкләре үстерүчеләр саны сизелерлек артты. Гүзәл чәчәклекләр булдыручы бакчачылар сорауларын исәпкә алып, белгечләр ноябрь аенда үтәлергә тиешле иң мөһим эшләрне искә төшерә. Бу чорда туфрак тулысынча туңганчы өлгерергә кирәк.
Беренче чиратта куакларны дөрес кисү таләп ителә. Ноябрь башында розаларның кышкы ышыклык астына сыймый торган артык озын ботаклары, шулай ук өлгермәгән йомшак өлешләре һәм авыручан сабаклары киселә. Парк һәм үрмәле розаларны артык кыскартмыйча, фәкать кышкылыкка әзерләү җитә.
Икенче мөһим адым - яфраклардан чистарту. Куакларда бернинди дә яфрак калырга тиеш түгел. Барлык яфракларны өзеп алып, куак төбеннән җыеп бакчадан читкә чыгарырга яки яндырырга кирәк. Бу чара киләсе елда гөмбәчек авырулары таралуны кисәтә.
Алдан әзерләнгән коры торф яисә черемә белән һәр куак төбен 20-30 сантиметр биеклектә күмәргә кирәк. Биредә төп кагыйдә: туфракны куакның үз төбеннән казып алырга ярамый, аны читтән китереп сибү мөһим, югыйсә тамырлар ачылып туңарга мөмкин.
Төп эш - кышка ябу. Һава температурасы тотрыклы рәвештә минус 5-7 градуска җиткәч, розаларны тулысынча ябарга вакыт. Моның өчен махсус материал ягъни спанбонд һәм куаклар өстенә куела торган каркаслар кулланыла. Иртә ябу үсемлекнең черүенә китерергә мөмкин, шуңа күрә һава торышын күзәтергә киңәш ителә.
Нет комментариев