Комлы Ковал авылында Дәүләт Думасы депутатлыгына кандидат өчен үз тавышын махсус хәрби операциядә катнашучы, «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионаты җиңүчесе Александр Антонов бирде.
Александр Андреевич Кораллы Көчләр сафларына 2022 елның сентябрендә өлешчә мобилизация барышында чакырыла. Инженер-саперлар ротасы старшинасы булып хезмәт итә. 2023 елның июнендә миналардан чистартканда авыр яралана һәм күрү сәләтен югалта. «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
Хәзерге вакытта ул җәмәгать эше белән шөгыльләнә: балаларга патриотик тәрбия бирә һәм «Тиңдәш — тиңдәшкә» программасында катнаша, шулай ук мәктәптә өлкән җәмәгать тәрбиячесе булып эшли. 2025 елда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында узган «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатының башкару осталыгы компетенциясендә катнашып, беренче урынны яулый. Моннан тыш, Александр Антонов Владимир Путин белән узган «Турыдан-туры элемтә»дә кол-үзәкнең биш сукыр операторы исемлегендә эшләде.
Фото: Лаеш районы Советы
Нет комментариев