Бәйрәм өстәле өчен тиз кабымлык
Нәфис һәм туклыклы ризык Яңа ел ялларында сезнең табынны бизәячәк.
Сезгә кирәк булачак:
• 2-3 пешкән йомырка,
• * 100 г сыр,
• * 200 г краб таякчыклары,
• 2-3 аш кашыгы майонез.
Хәзерлек:
Кисәкләргә туралган ингредиентларны блендер белән вакларга.
Майонез өстәргә һәм бертөрле массага әйләнгәнче болгатырга.
Ясалган масса белән тарталеткаларны тутырырга һәм бизәргә.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев