Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы информация

Державино мәктәбенең «беренчеләре» беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр

Очрашуда балалар беренче ярдәмнең теоретик нигезләрен белделәр, аннары алган белемнәрен практикада сынап карадылар.

Державино мәктәбе укучылары, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнеп, уникаль тәҗрибә тупладылар. Чарада Лаеш районының «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсе җитәкчесе Эльмира Аюкаева һәм Державино фельдшер-акушерлык пункты мөдире Булат Фатыйхов гадәттән тыш хәлләрдә ничек эш итәргә кирәклеген күрсәттеләр.

Очрашуда балалар беренче ярдәмнең теоретик нигезләрен белделәр, аннары практикага күчтеләр. Бу аларга үз көчләренә ышаныч һәм башка кешеләрнең тормышы өчен җаваплылык тоярга мөмкинлек бирде.

Бу очрашуны оештырган Гүзәл Кәлимулла кызы ролен билгеләп үтәргә кирәк. Аның тырышлыгы Державино мәктәбе укучыларына ашыгыч ситуациядә кирәкле кыйммәтле күнекмәләрне белергә ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Державино мәктәбенең «беренчеләре» беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр