Яңа ел өстәле фотографиясе белән Әлфия Якупова уртаклашты
Гаилә әле җыелмаган, Яңа елны каршылауга соңгы әзерлек эшләре бара. Ләкин төп ризыклар инде өстәлдә.
Превью авторы Людмила Никифорова.
Салат, тагын бер салат, мантылар, уылдык һәм кызыл балыклы бутербродлар, төп урынны алып торган ананас белән җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, төрле чикләвекләр, сыр һәм колбаса, лимонлы селедка, баллы тәм-томнар. Һәм бәйрәмнең төп ризыгы — төрле тәмләткечләр һәм үләннәр белән пешкән каз. Бөтен өйгә хуш исләр таралган. Атабайда Яңа елны менә шулай каршылыйлар.
Бәйрәм өстәле фотосы белән уртаклашуыгыз өчен рәхмәт, Әлфия Гарәфовна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев