Күпереп торган Яңа ел алды йомырка тәбәсе
31 декабрь иртәсендә үзегезне тәмле кайнар һәм файдалы иртәнге аш белән сөендерегез.
Сезгә кирәк булачак:
(1 порциягә әзерләү өчен)
• 3 йомырка,
• * 125 гр. сөт,
* тәмегез буенча тоз.
Әзерләү:
•Омлет өчен яраклы чынаякта (пияла, салат савыты) чәнечке белән йомырканы тугаларга һәм сөт салырга.
Тоз өстәргә һәм барысын да яхшылап болгатырга.
• Чынаякны тирән табаның уртасына куярга,кайнар су салырга (чынаяк кырыена 1-1, 5 см җитмичә).
* Үтә күренмәле капкач белән ябарга, көчле кайнаганда су мунчасында якынча 15 минут пешерергә.
Калак белән эчтән, чынаяк стеналарыннан аерып, кырыйлары буйлап үткәрергә.
Бик нәфис йомырка тәбәсен, чынаякны әйләндереп, тәлинкәгә пөхтә генә итеп чыгарырга.
Ашамлыкны үләннәр һәм яшелчәләр белән бизәргә була.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев