Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы информация

Тәҗрибәле кеше киңәшләре: кыш көне пыяла чисткарткычларын һәм ишек тыгызлагычларын катудан ничек сакларга

Кыш көне автомобильчеләр өчен киң таралган проблемаларның берсе – пыяла чисткарткычларның һәм ишек тыгызлагычларның катуы.

Тәҗрибәле кеше киңәшләре: кыш көне пыяла чисткарткычларын һәм ишек тыгызлагычларын катудан ничек сакларга

Превью авторы Людмила Никифорова. 

Күршемдә мондый проблемалар беркайчан да булмады. Мин аңардан серне ачуын сорадым. Һәм ул менә нәрсә сөйләде.
Тәҗрибәле машина йөртүче буларак, пыяла чисткарткычларның һәм тыгызлагычларның катуы белән проблемаларны булдырмас өчен берничә киңәш бирә алам:

Пыяла чисткарткычлар өчен:
1.Пыяла чистарткыч щеткаларны күтәрегез. Машина урамда торганда, щеткалар пыялага кагылмасын өчен аларны күтәрегез. Бу аларның пыялага катып калуын булдырмаска ярдәм итәчәк.

2.Щеткаларны эшкәртү өчен махсус чаралар кулланыгыз. Пыяла чисткарткычларның резинкаларын салкыннар алдыннан бозлануга каршы спрейлар белән эшкәртергә мөмкин. Алар катуны булдырмый торган саклагыч пленка тудыра.

3. Пыяла чистарткычларны кышкыларына алыштырыгыз. Кышкы щеткаларның махсус саклагыч тышчасы бар, алар түбән температурадан һәм кардан сакларга ярдәм итә.

4.Машинаны җылы урынга куегыз. Әгәр машинаны җылы гаражга яки паркингка куярга мөмкинлек бар икән, һичшиксез, моннан файдаланыгыз. Җылыда пыяла чистарткычларның катып калу ихтималы шактый кими.

Тыгызлагычлар өчен 
1.Силикон белән эшкәртү. Әйе, силикон чыннан да ярдәм итә ала! Ишекләрнең резина тыгызлагычларына аз гына силикон спрей яки гель салу аларның катуын булдырмыячак. Силикон суны этә торган пленка тудыра, шуның аркасында боз һәм кар резина өслегенә азрак ябыша.

2.Даими чистарту һәм киптерү. Салкыннар башланыр алдыннан тыгызлагычларны пычрактан һәм тузаннан чистартыгыз, аннары яхшылап киптерегез. Чиста һәм коры тыгызлагычлар катуга азрак бирешә.

3.Тыгызлагычлар өчен махсус майлар. Силиконнан тыш, резинаны түбән температура һәм дым тәэсиреннән саклаучы автомобиль тыгызлагычлары өчен махсуслаштырылган майлар да бар.

4.Ишекләрне әкрен генә итеп ябыгыз. Ишекләрне япканда, моны салмак кына, каты шапылдатмыйча эшләргә тырышыгыз. Кискен бәрелү тыгызлагычның бераз деформацияләнүенә һәм дымны эчкә үткәрә башлавына китерергә мөмкин, бу туңу куркынычын арттыра.

Бу киңәшләрне үтәп, сез кыш көне өшегән пыяла чистарткычлар һәм тыгызлагычлар белән бәйле күңелсез хәлләрдән котыла аласыз.

Игътибар итегез, чараларны куллануны инструкция буенча һәм автомобиль өслегенә зыян китермәс өчен саклык белән башкарырга кирәк.

Бу киңәшләр машина йөртүчеләргә кирәк булыр дип өметләнәбез. Бәлки, сезнең дә әле яңа гына машина йөртә башлаучыларга ниндидер киңәшләрегез бардыр. Ватсапка яисә телеграммга 8-962-55-14-888 номерына языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тәҗрибәле кеше киңәшләре: кыш көне пыяла чисткарткычларын һәм ишек тыгызлагычларын катудан ничек сакларга