Финанс грамоталылыгы һәм эшкуарлык буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасы
Финанс грамоталылыгы

Финанс грамоталылыгы һәм эшкуарлык буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасы

Олимпиада 3 марттан 2 апрельгә кадәр барачак. Анда беренче тапкыр мәктәп укучылары гына түгел, 5 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар да катнаша алачак.

   Быел катнашучылар нейрочелтәрләр ярдәмендә бизнес-план төзиячәкләр, ясалма интеллектның галлюцинацияләрен файдалы киңәшләрдән аерып, рыцарьны, атны һәм замокны поход алдыннан иминиятләштерәчәкләр, мошенникларның хәйләләрен таныячаклар. Нәтиҗәләренә карап катнашучылар сертификат, грамота яки диплом, ә аларның укытучылары рәхмәт хатлары алачак.

Олимпиаданы «Миссия „Компьютер“: хыял өчен ничек акча тупларга» онлайн-дәресе ачачак, аны Россия Банкы вәкиле үткәрәчәк. Дәрес вакытында катнашучылар кыйммәтле сатып алуга акчаны мөстәкыйль рәвештә ничек тупларга, нричек дипфейклардан сакланырга һәм финанс максатына тизрәк ирешү өчен туры килә торган саклык продуктларын ничек сайларга икәнен ачыклаячаклар.

Дәресне трансляцияләү 3 мартта Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә башлана. Аны Учи.ru сайтындагы чара битендә карарга мөмкин булачак. Моннан тыш, трансляция Россия Банкының ВКонтакте дагы рәсми бергәлегендә булачак, анда катнашучылар спикерга сораулар бирә алачак.

Олимпиаданы «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты кысаларында Россия Банкы, «Милли приоритетлар» АНО, Россия Финанс министрлыгы, Россия Икътисади үсеш министрлыгы һәм Учи.ru мәгариф платформасы оештыра.


Нет комментариев