Финанс грамотлылыгы һәм эшмәкәрлек буенча Бөтенроссия онлайн-олимпиадасы 2026 елның 3 мартыннан 2 апреленә кадәр «Учи.ру» белем бирү платформасында узды. Анда ил буенча 3,1 млн бала, шул исәптән Татарстаннан 77 мең укучы катнашты.
Укучылар, шулай ук быел беренче тапкыр олимпиадага кушылган мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мошенникларның хәйләләрен таный белүләрен, финанс куркынычларын бәяләү һәм акча белән дөрес эш итү күнекмәләрен сынадылар.
«Быел Татарстаннан катнашучылар саны 24% ка артты, бу республикабыз укучылары арасында финанс белемнәренә кызыксыну артуы турында сөйли», — дип билгеләп үтте Россия Банкының Идел-Вятка баш идарәсе — Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин.
Ил буенча катнашучылар иң яхшы нәтиҗәне акча җыю кагыйдәләренә багышланган бүлектә күрсәткән: балаларның 81%ы биремнәрне дөрес чишкән. Страховкалау принципларын аңлауга һәм логик фикерләүгә юнәлтелгән «Патша өчен страховка» биреме иң катлаулысы булып чыккан — аны олимпиадада катнашучыларның 14%ы гына дөрес үтәгән.
Олимпиада «Эффектив һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» милли проекты кысаларында Россия Банкы, «Милли приоритетлар» АНОсы, РФ Финанс министрлыгы, РФ Икътисади үсеш министрлыгы һәм «Учи.ру» платформасы тарафыннан оештырылды.
Нет комментариев