2021 ел йомгаклары буенча Лаеш районы алда
икътисад һәм җитештерү

2021 ел йомгаклары буенча Лаеш районы алда

​​​​​​​ТР икътисад министрлыгы 2021 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисад үсеш рейтингын формалаштырды.

Узган елның гыйнвар-декабрендә гомуми рейтингта Лаеш районы, аннан Казан бара, беренче өчлекне Әлмәт районы йомгаклый.

Безнең районда эшсезлек дәрәҗәсе түбән – 0,24%, республика буенча уртача күрсәткеч - 0, 46%. Шулай ук Лаеш районы җан башына исәпләгәндә – 3,3 кв.м - торакны файдалануга тапшыру буенча республикада икенче урында – ТРда уртача күрсәткеч – 0,7 кв.м.


2021 ел йомгаклары буенча Лаеш районы алда

Нет комментариев