Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

"Атабай" агрофирмасы: елның югары нәтиҗәләре

Фотоны «Атабай» АФ бирде.

Игенчелек, кош-корт, мөгезле эре терлек, сарыклар, атлар үрчетү - болар барысы да «Атабай» агрофирмасы.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов динамик үсештәге предприятиедә булды. Аны район башлыгы Илдус Зарипов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Виталий Германов озатып йөрде.

Белешмә өчен:

"Атабай" агрофирмасы" ЧҖҖ 2001 елның 19 декабреннән бирле эшли, базарда 19 елдан артык. Бу күппрофильле предприятие, анда бөртекле һәм кузаклы культуралар, тамыразыклар һәм күпьеллык культуралар үстерәләр. Сыерлар, казлар, үрдәкләр, бройлер тавыклар, атлар үрчетәләр. Базарга ит, сөт, йон, чебешләр һәм башкалар чыгаралар.

Дәрәҗәле кунаклар ана казлар көтүен, бозауларны тоту урынын һәм капиталь ремонттан соң өр-яңа булып күренүче сыер абзарын карап чыктылар. Һәркайда чисталык, идәндә – пычкы чүбе, мал-туар җылыда тотыла.

Предприятиенең эшчәнлеге турында аның директоры Илшат Мусин сөйли.

- Барлык җитештерү биналарын да яхшы хәлдә тоту мөһим, - ди Илшат Харис улы. – Узган ел без ана кошлар көтүе өчен алты кош оясын ремонтладык. Аларга бетон идәннәр җәйдек, түбәне, электриканы, вентиляцияне, су савытларын алмаштырдык. Казларны ит өчен үстерү өчен аерым ике кош оясында да шундый ук эшләр башкарылды.

Агрофирма директоры сүзләренә караганда, ике сыер абзарында электрика һәм вентиляция алмаштырылган. Яңа шәхси чуен су савытлары куелган, идәнгә мөгезле эре терлекләр өчен билгеләнгән махсус резина келәмнәр җәелгән. Өч ашлык складында ремонт эшләре башкарылган. 3000 тонна ашлык өчен яңа ашлык склады төзелгән. Урып-җыю уңайлы булсын өчен 60 тоннага исәпләнгән автомобиль үлчәүләре сатып алынган.

«Атабай» агрофирмасында нәсел көтүен яхшырту буенча эш алып барыла: Смоленск өлкәсеннән таналар алып кайтканнар. Илшат Мусин барлык терлекнең чиста һәм сәламәт булуы белән горурлана: лейкоз буенча чикләүләрне бетерү турында белешмә бар.

- Даими рәвештә җитештерүне үстерәбез, техника сатып алабыз, - дип өстәде предприятие җитәкчесе. - Әйтик, ана казлар көтүен 10 меңгә кадәр арттырдык. «Росагролизинг» АҖ аша К730 тракторы, дискокультиватор сатып алдык. «Балтийский лизинг» компаниясе аша МТЗ тракторлары паркын яңарта башладык, МТЗ 953.3 һәм алты метрлы «Быстрица» чәчкече сатып алдык.

Игенчелек - табыш китерә торган тагын бер тармак: көзге бодай, арыш һәм сынау өчен арпа чәчелгән.

Планнарда - алга таба да техниканы яңарту, күбрәк уңыш алу өчен сөрүлек җирләрнең мәйданын арттыру. 2021 елда якынча 150 мең каз бәбкәсе чыгару көтелә. Бу продукциягә сорау аеруча зур.

-Безнең предприятие нәтиҗә яхшы булсын өчен күңелен биреп эшләүче кешеләре белән дан тота, - дип тәмамлады сүзен Илшат Мусин. - Мәсәлән, инкубатор-кошчылык станциясе операторы Данис Хәкимов, яшь кошларны симертү буенча белгеч Наилә Гайнуллина, кош караучы Гөлфирә Фәйзуллина һәм башка күпләр. Хезмәтчәннәрнең фамилияләрен күпләп санарга була. Уртак көч белән без яхшы күрсәткечләргә ирешәбез һәм Татарстан халкын югары сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X