Казан дәүләт аграр университетының «Агробиотехнопарк» тәҗрибә кырларында фәнни тикшеренүләр кысаларында бөртекле культуралар үсентеләрен исәпкә алу үткәрелде.
Исәпләүдә икенче курс студентлары катнашты. Аларга ярдәмгә урта һөнәри белем бирү факультетының 1 курс студентлары да кушылды. Укытучылар Разил Гәрәев һәм Виктория Смердова (үсемлекчелек һәм җиләк-җимеш-яшелчәчелек кафедрасы) һәм Илшат Вафин (гомуми игенчелек, үсемлекләрне саклау һәм селекция кафедрасы) җитәкчелегендә 257 тәҗрибә делянкасы тикшерелде. Алынган мәгълүматлар алдагы сынаулар өчен нигез булып хезмәт итәчәк.
Фото: Агробиотехнологияләр һәм җирнән файдалану институты
Нет комментариев