Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Лаеш районында тиздән яңа агромаркет барлыкка киләчәк

Лаеш районында тиздән яңа агромаркет барлыкка киләчәк

Бүген район башлыгы Илдус Зарипов һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов төзелеш барышы белән таныштылар. Хәзерге вакытта биналарның эчке төзелеше алып барыла.

«Родной край — Туган як » Лаеш якташлыгын оештыручыларның берсе Инсаф Вәлиев сөйләвенчә, бина милли мотивлар белән бизәләчәк. Биредә сыйфатлы фермер продукциясе, яңа һәм тәмле товарлар, сәламәт ризык сатып алырга мөмкин булачак. Агромаркетта тәкъдим ителгәннәр барысы да "Хәләл«нормаларына туры киләчәк. Барлык сатучылар да матур һәм бизәкле форма киеп йөриячәк.

Якын арада «Усад» агромаркеты ачылыр дип көтелә. Ул «Ихлас » мәчете янында урнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районында тиздән яңа агромаркет барлыкка киләчәк