Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Локдаун чорында бизнеска ярдәм чаралары

​​​​​​​Гражданнарның хәрәкәтләнүләрен чикләүгә бәйле төстә эш көннәре булмаганда кече һәм урта бизнес шактый югалтуларга дучар булды. Федераль дәрәҗәдә һәм республикада хәлне тотрыкландыру өчен ярдәм чаралары эшләнде.

Эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме турында Лаеш районы башкарма комитетының икътисад бүлеге әйдәүче белгече Гөлнара Карсалова сөйли.

-Россия Федерациясе Хөкүмәте нинди чаралар тәкъдим итә?

-Федераль дәрәҗәдә төп ике вариант расланды – грантлар һәм ташламалы кредитлар программасын яңарту. Беренчесе – бушлай грантлар – зыян күргән тармаклар исемлегенә кергән (РФ Хөкүмәтенең №1513 карарына 5нче өстәмә) 21 оешманың бер хезмәткәренә бер МРОТ (12792 сум ) исәбеннән  бер тапкыр түләнә торган акча. Бу акчаларны алуга гаризалар оешма булган урын яки ИП теркәлгән урын буенча салым органына 2021 елның 15 декабрен дә кертеп тапшырыла. Субсидияләр түләү 15 ноябрьдән башлана һәм 2021 ел азагына кадәр дәвам итә.

-Грант алуга кемнәр өмет итә ала?

-Акчалар оешмага яки эшмәкәргә 2021елның 1 июль торышына түбәндәге шартларны үтәгәндә бирелә:

-МСП субъектлары бердәм реестрында яки СОНКО реестрында булу;

-салым түләүченең ЕГРЮЛда (ЕГРИП) күрсәтелгән төп икътисади эшчәнлегенә карата россия икътисадының зыян күргән тармагы;

-ябылу яки бөлгенлек янамау, аларга карата ЕГРЮЛдан чыгару турында карар кабул ителмәү, ә шәхси эшмәкәр эшчәнлеген туктатмаса, исәптән төшмәсә, ЕГРИПтан төшерү турында карар кабул итү янамаса;

-булган артык түләүне исәпкә алып 3 мең сумнан артык бурыч булмау.

Ярдәм алучылар грант кеременнән һәм хезмәткәрләр хезмәт хакыннан дәүләтнеке булмаган бюджет фондларына взнос түләвеннән бер мәртәбә салым түләүдән азат ителәләр. Ә эшчәннәрнең акчаларыннан керем салымы алынмый.

Күп зыян күргән предприятиеләргә һәм оешмаларга ярдәмнең икенче варианты – “ФОТ 3.0” кредит ярдәме программасын яңарту. Ул еллык 3% белән ташламалы кредит алуны күздә тота, анда заем акчалары бер хезмәткәргә бер МРОТ исәбеннән (12792 сум) 12 айга тапкырлап бирелә.

-Татарстан эшмәкәрләре федераль ярдәмнән тыш тагын нәрсәгә исәп итә алалар?

-Республика дәрәҗәсендә эш көннәре дәвамында зыян күргән бизнеска юнәлтелгән чаралар кабул ителде. Эшмәкәрләр 300 мең сумнан бер миллион сумга кадәр өч айдан ике елга кадәр микрозаем ала алалар.Ул дәлилләнгән максатларга заем алучы эшчеләрнең 90%ын саклау шарты белән бер процент еллык белән бирелә. Заем буенча ташламалы чор күздә тотыла – түли башлау алты айга чигерелә.

Аны алу өчен 2021 елның 31 декабренә кадәр ТР икътисад министрлыгы карамагындагы эшмәкәрләргә ярдәм фондына кайнар линия телефоны 8(843)524-90-90, яки Лаеш районы башкарма комитеты икътисад бүлегенә 8(843780 2-57-35, 2-52-12 телефоны аша шалтыратып киңәш алырга була.

Реклама хокукында.16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев