Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Мидхәт Шаһиәхмәтов сорауларга җавап бирде

ТР Министрлар Кабинетында Татарстанның икътисад министры катнашында брифинг узды. Ул республикадагы икътисади хәл буенча аңлатма бирде.

Министр сүзләренә караганда, төбәктә беренче чиратта кирәк булган товарларга сорау арту өчен нигезләр күзәтелми. Социаль өлкә учреждениеләре гадәти режимда эшләячәк, элеккеге кебек үк ярминкәләр узачак.

Мидхәт Рәфкатович бәя булдыруның контроль астында булуын һәм кече һәм урта бизнес өчен күчемсез милек һәм җиһазлар арендалау бәясе буенча берничә мәсьәлә каралачагын әйтеп үтте.

Ул коронавируска бәйле рәвештә кешеләр күпләп җыела торган чаралардан тыелырга кирәклеген искәртте. Министр укучыларның ата-аналарыннан язгы каникуллар вакытында балалар белән эпидемиологик хәлдәге илгә баруны планлаштырмауларын сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев