Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Шундый егет яши

1979-1989 елларда әфган вакыйгаларында катнашырга туры килгән гади авыл егете турында хикәяләү.

Рождествено авылы, Калинин урамы, 7 йорт. Монда үз гаиләсе белән Виктор Тюрин яши. Йортка якынлашуга ук аның хуҗасы җитди, эшлекле, хезмәт сөючән икәнен аңлыйсың. Нык корылмалар, бар җирдә тәртип һәм чисталык. Хуҗалыкта – сыер, башка терлекләр, җир участогы. Болар барысы да аны, авыл хезмәтчәнен, үз туган ягын, үз гаиләсен яратучы буларак характерлый. Өйдә ягымлы, ачык йөзле хуҗабикә. Людмила, Викторның хатыны, хәзер лаеклы ялда, ә элек “Комсомол” совхозы бухгалтеры булган.

Бу хуҗалык җирләре белән Тюриннарның бар шәҗәрәсе бәйләнгән. Викторның әбисе Кузнецова Аграфена яшелчәчелек бригадасында эшләгән, ә сугыш елларында - «Освобождение» колхозы рәисе була. Бабасы Иван Кузьмич сарык үрчеткән, тиреләрен мөстәкыйль төстә эшкәрткән, гаилә әгъзалары өчен итек баскан, ярымтуннар теккән. Әнисе Любовь Ивановна кош караучы булып эшләгән, әтисе Рудольф Павлович – шофер, үзбушаткыч белән совхоз терлекләре өчен азык, кырдан ашлык ташыган. Тюриннар гаиләсенең ата-бабалары – крестьяннар, шулай ук туган җирдә хезмәт куйганнар, үз хуҗалыкларын алып барганнар. Виктор һәм Людмила балачактан таныш, урамда бергә уйнаганнар, бер мәктәптә укыганнар. Виктор армиядә хезмәт итеп кайткач, өйләнешкәннәр. 35 ел никахта торалар. Ике ул үстергәннәр. Алар, әти-әниләре үрнәгендә тәрбияләнгән, техника яраталар, хезмәт сөяләр. Өлкән уллары Антон шәһәрдә автосалонда эшли, гаиләле. Аның хатыны Елена Рождествено амбулаториясендә педиатр. Ике кыз тәрбиялиләр – Лизоньканы һәм Настяны. Кече уллары Андрей КАИны отличие белән тәмамлый, укытучы булып эшли.

Аларның барысы да яхшы. Әмма алар гаиләсе дә борчулар кичергән: ул Әфганстанда совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты составында интернациональ бурычын үтәгәндә Виктор тормышы өчен курку. Әфган турында сөйләми Виктор: булдыра алмый, яратмый. Бары тик: “Сезгә анда эләгергә язмасын. Моны беркемгә дә теләмим”, - ди.

Виктор – тормыш сөю, хезмәт ярату, гаиләне хөрмәтләү мисалы. Яшьләр өчен Ватанга тугры хезмәт итү үрнәге.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев