Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Татар Сараланы авыл җирлеге: казанышлар һәм проблемалар

Барлыгы 340 кеше яшәгән бу зур булмаган җирлектә кунакларны шак катырырлык нәрсәләр бар.  Авыл мәдәният йортында узган гражданнар җыенында җирлектәге казанышлар һәм борчыган мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

Төп чыгышны җирлек башлыгы Илшат Мөбарәкшин ясады. Авыл җирлеге составына кергән Татар Сараланы һәм Рус Сараланы авылларында 340 кеше теркәлгән. Җәйге чорда килүчеләр исәбенә халык саны 2-3 мәртәбә арта.

Җирлек зур түгел, әмма монда такта яру цехы, “Булатов” ИП (бөртекле культуралар игү белән һәм атлар үрчетү белән шөгыльләнә), “Дияров” КФХ (атлар үрчетү) эшли. Фельдшерлык пункты, авыл клубы, китапханә, авыл тарихы музее, мәчет, кибет, “Россия почтасы” филиалы бар.

Менә өч ел инде ярдәмче хуҗалыклар Басу көнендә катнашалар. 2020 елда җирлектә яшәүче Ирек Хәлиуллин ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы конкурсының “ Иң яхшы ЛПХ” номинациясендә җиңде.

Хезмәт сөючән авыл халкына дәүләт ярдәм итә. Узган елда шәхси ярдәмче хуҗалыклар 154 400 сумлык субсидия алган. Авылда яшәүчеләргә 300 килограмм орлыклык суган, кишер һәм чөгендер орлыгы, 1500 данә кәбестә кәлшәсе таратканнар.

Илшат Фаизович җирлекне төзекләндерү буенча зур эш башкарылуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта гражданнар мөрәҗәгатьләре исәпкә алынган. Ә алар нигездә су белән тәэмин итүгә, чүп-чар чыгаруга, урамнарны яктыртуга, хуҗасыз этләрне тотуга кагылган. Ел дәвамында үләннәр регуляр чабылган. Чүп-чар мәйданчыгыннан сигез машина зур габаритлы чүп түгелгән. Борчыган мәсьәләләрнең берсе – су белән тәэмин итү хәл ителгән ”Су белән тәэмин итү һәм канализация үзәге” ЧҖҖ белән берлектә бер насос алыштырылган, икенчесе ремонтланган. Җәйге чорда авыл халкы су белән, хәтта 30 градус эсседә дә, өзеклекләрсез тәэмин ителгән.

Республика һәм федераль программалар ярдәмендә Татар Сараланында авылга килү юлын һәм үзәк урамны яктырту мәсьәләсен хәл иткәннәр, тукталыш мәйданчыгы урнаштырылган, 700 метр юлга вак таш җәелгән. Илшат Мөбарәкшин үзара салым программасына зур игътибар бирде, аның ярдәмендә Татар Сараланында 465 метр юлга вак таш җәелгән, Рус Сараланына 120 тонна вак таш алып кайтылган. 2020 елда Рус Сараланында һәр кешедән 3000 сум, ә Татар Сараланында – 1150 сум акча җыярга килешкәннәр. Акчалар Татар Сараланында юлларга вак таш җәюгә, Рус Сараланында урамнарга яктырткычлар куюга һәм бункер мәйданчыклары урнаштыруга тотылачак.

Район башлыгы Илдус Зарипов җирлектә башкарылган эшләргә югары бәя бирде һәм 2021 елда уңышлар теләде. Ә аннан соң авылның иң активларына грамоталар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев