Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Татарстанда барлык теләүчеләрне авыл хуҗалыгы кооперативы белән нәтиҗәле идарә итәргә өйрәтәләр

4 февральдән 6 февральгә кадәр «Кооператив идарәче» модуль экспресс-курсының 2 агымы эшли башлый.

Республикада  авыл  хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  зур  игътибар бирелә.    Кооперативка кергән фермерлар  өчен  шактый  өстенлекләр  каралган.   Беренчедән, бу  - авыл  хуҗалыгы  продукциясен  җитештерү,  эшкәртү, саклау буенча  көчләрне  берләштерү  исәбенә  табышлылыкны  арттыру. Икенчедән, кредит  ресурсларыннан  файдалану  мөмкинлеге,  өченчедән,  эре  төбәк  һәм  федераль сәүдә  челтәрләренә  чыгу  мөмкинлеге.   Әмма  кооперативның  уңышлы  эшләве  өчен   аның  белән  нәтиҗәле  идарә итә белергә  кирәк.   Барлык  теләүчеләрне  «Кооператив идарәче» модуль экспресс-курсы  кысаларында  нәкъ менә шуңа  өйрәтәләр. 

  4 февральдән 6 февральгә кадәр «Кооператив идарәче» модуль экспресс-курсының 2 агымы  эшли башлый.   Дәресләрнең беренче  модуле,     http://cooperator.eduterra.pro/ сайтында  теркәлгәннән соң, видео-дәресләр рәвешендә   дистанцион алып барыла.  

Икенче модульгә өйрәтү  Казан дәүләт аграр университеты базасында  узачак. Программа  кысаларында  тыңлаучылар  кооперативларда  бухгалтерлык  исәбе  һәм икътисад,    бизнес-планлаштыру белән  танышачаклар,   кооперациядә идарәчел  исәп алып  баруның  нигезләрен һәм башкаларны  беләчәкләр.      1 һәм 2 модульне укыту  түләүсез  була.  Калган  модульләргә  курсның  хакы  төбәкләрдән  килгән күмәк  заявкалардан  чыгып  исәпләнәчәк.  Теләүчеләргә торак урын  бирелә. 

Һәр модуль  йомгаклары  буенча  тест  үткәрелә,  ә курс  йомгаклары  буенча    Таныклык һәм  авыл  хуҗалыгы  кооперативларында  башкарма директор  вазыйфаларын  башкару  өчен  дәүләт аккредитациясе Сертификаты  бирелә.     Икенче  модульне узганнан  соң,  теләүчеләр Татарстанның  гамәлдәге  кооперативларында  стажировка  уза  алалар.  

Укуларны  “Татарстан  Республикасында  кооперациясен  үстерү  буенча  компетенцияләр үзәге” ДБУ уздыра.  Кызыксындырган  барлык  мәсьәләләр  буенча (843) 292-07-59, 89179206353 телефоннары  аша  шалтыратып  белешергә мөмкин.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X