Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Умартачыга киңәшләр

Бизнесның теләсә кайсы төре кебек үк, умартачылык та документлар әзерләүне таләп итә. Бу хакта без «Лаеш РДВБ» ДБУның ветеринария лабораториясе мөдире Рәзинә Фаязова белән сөйләшәбез.

Рәзинә Нәкыйповна, умартачыга нинди документлар кирәк?

- Эшчәнлек алып бару өчен һәр умартачыга кирәкле төп документлар исемлегенә умарталыкның ветеринария паспорты, җиргә таныклык, шәхси хуҗалык булу турында белешмә керә. Иң мөһим документ - ветеринария паспорты.

Умарталык паспортын ничек алырга?

-Моның өчен районның (шәһәр) баш ветеринария табибы исеменә билгеләнгән формада гариза язарга кирәк. Анда умарталыкның урнашу урыны, умарта ояларының хуҗасы һәм саны турында белешмәләр күрсәтелә. Гаризаны ветеринария хезмәтендә теркиләр, шуннан соң ветеринария хезмәткәре умартачылык хуҗалыгын тикшерә һәм лаборатор тикшерүләр өчен материал ала. Тикшерүләр нәтиҗәләрен алганнан соң аларга паспорт бирелә.

Ә ул үз эченә нәрсәләрне ала?

-Дәүләт ветеринария табиблары ел саен бөҗәкләрдә йогышлы һәм паразитар авырулар булу-булмауга умарталыкларны тикшерәләр, мондый авыруларга каршы эшкәртәләр һәм бу хакта ветеринар-санитар паспортларына мәгълүматлар кертәләр. Аңа шулай ук умарталык тасвирламасы; лаборатор анализлар булу турында мәгълүмат; эпизоотик контроль мәгълүматлары; авыруларны профилактикалау буенча киңәшләр дә языла.

Умарталык паспорты ни өчен кирәк?

- Аннан башка умартачылык һәм умарта хуҗалыгы продуктларын сатарга, шулай ук бал кортларын күчерергә ярамый. Сүз уңаеннан, үз продукцияңне сату өчен сертификат кирәк.

Паспорт турында аңлашылды. Сертификат турында сөйләгез әле.

- Бал һәм умартачылык продуктларына ветеринария сертификаты рәсмиләштерергә кирәк. Ул «Меркурий» системасында рәсмиләштерелә һәм товарны аккредитацияләнгән лабораторияләрдә тикшергәннән соң бирелә. Балга тәме, төсе, консистенциясенә, шулай ук составы, кислоталыгына һәм катнашмалар булу-булмауга тест ясыйлар. Россельхознадзор «органолептик, физик-химик күрсәткечләре үзгәртелгән, шулай ук табигый яки синтетик гормональ матдәләр булган бал һәм умартачылык продуктлары»н сатуга юл куймый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев