Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Язын бушлай орлыклар - көзен мул уңыш

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы буенча республика Президенты тарафыннан яз көне авыл халкын орлыклар һәм яшелчә культуралары үсентеләре белән тәэмин итү өчен ун миллион сум акча бүлеп бирелде.

Коронавирус пандемиясе шартларында бу күп балалы гаиләләр һәм  өлкән яшьтәге ялгыз гражданнар өчен ярдәм булды.

Дәүләт ярдәме алган гаиләләрнең берсе Каипыда яши. Абдуллиннарның күп балалы гаиләсе бакчасында - көзге муллык. Суган инде җыелган һәм печәнлектә тартмаларга таратылган. Башлы кәбестә авырлык җыя: аңа әле үсәргә дә үсәргә. Чөгендер һәм кишер уңышы да яхшы булган.

-Бакча безнең өчен мөһим туклану чыганагы, - ди Рөстәм Габдрахман улы. - Хатыным белән минем пенсияләр зур түгел, ә олы кызыма ипотека кредитын түләргә кирәк. Бушлай орлыклар һәм үсентеләр бик урынлы булды.

Егорьевка авыл җирлеге башлыгы Рифат Хәмидуллин сүзләре буенча, Лаеш районы кулланучылар җәмгыяте 40 кг чәчүлек суган, 400әр г кишер һәм чөгендер орлыгы, шулай ук 120 данә ак башлы кәбестә үсентесе бүлеп биргән. Утырту материалы күп балалы гаиләләргә, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге пенсионерларга һәм Каипы мәктәбенә бирелгән.

Мәктәп яны участогында да яшелчә уңышы өлгергән: аш чөгендере, кишер, кәбестә. Суган җыеп алынган һәм складка салынган.

-Узган уку елында мәктәптә 58 укучы иде, быел – инде 80, - дип хәбәр итә Каипы мәктәбе директоры Алексей Нуждин. – Бакча зур булмаса да, үстерелгән уңыш мәктәп ашханәсенә ике-өч айга җитә. Бу укучыларның төшке аш рационына сизелерлек өстәмә.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, махсус программа буенча татарстанлылар язын 31 тонна чәчүлек суган, 1 тонна кишер орлыгы, 820 кг аш чөгендере орлыгы һәм 162 мең данәдән артык кәбестә үсентесе алган. Орлык китерү буенча операторлар буларак район кулланучылар җәмгыятьләре һәм Татпотребсоюз системасы кооперативлары чыгыш ясаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев