Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

1 февральдән «Мишә елгасы тамагы» тыюлыгында балык тотуга тыю гамәлгә керә

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә:1 февральдән 15 апрельгә кадәр төбәк әһәмиятендәге «Мишә елгасы тамагы» дәүләт табигый зоология тыюлыгы территориясендә кәсеп һәм һәвәскәр балыкчылыкка тыю гамәлгә кертелә.

Чикләүләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 26 февралендәге 115 номерлы карары белән, су биологик ресурсларының тотрыклы популяциясен һәм аларны яңадан торгызу өчен уңай шартлар булдыру максатында кертелде.

Тыюлык территориясендә хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау максатыннан, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары тарафыннан даими рейдлар оештырылачак. Тыюлыкны саклау режимын үтәмәгән өчен РФ КоАП 8. 39 ст.нигезендә җәза каралган (аеруча саклана торган табигый территорияләрдә табигый ресурсларны саклау һәм файдалану кагыйдәләрен бозу).

Тыюга эләгә торган территория чикләре белән, Дәүләт комитеты сайтында сылтама буенча танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 февральдән «Мишә елгасы тамагы» тыюлыгында балык тотуга тыю гамәлгә керә