Пиротехниканы саклаганда куркынычсызлык чаралары турында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин хәбәрендә сөйләнелә.

Превью авторы Людмила Никифорова.
Фейерверклар коры урында, оригиналь төргәктә саклана.
Көнкүреш билгеләнешендәге пиротехник эшләнмәләр җылыту приборларыннан 0,5 метрдан да якынрак сакланмаска тиеш.
Пиротехник эшләнмәләргә турыдан-туры кояш нурлары һәм атмосфера явым-төшемнәре эләгүен булдырмаска кирәк.
Аларны кесәгездә йөртмәгез. Автомобильдә йөртмәгез.
Фейерверкларны балалар ала алмаган урыннарда саклагыз. Елның салкын вакытында фейерверкларны җылытыла торган бүлмәдә саклау яхшырак, югыйсә температура үзгәрү аркасында фейерверклар юешләнергә мөмкин.
Нет комментариев