Бүген республика районнарында «Аҗаган» уенының зона этабы уза
иминлек

Бүген республика районнарында «Аҗаган» уенының зона этабы уза

Лаешка алты муниципаль районнан яшь патриотлар җыелды. Лаешны Столбище балалары тәкъдим итә, шулай ук Саба, Кукмара, Теләче, Балык Бистәсе һәм Питрәч районнары катнаша.

Автор фотосы

Ярышлар Лаеш техник-икътисад техникумы базасында уза. Командаларның визит карточкаларын тәкъдим итү этабы тәмамланды инде. Строй әзерлеген, тезелүне күрсәтү, автоматны җыю-сүтү, атулар дәвам итә. Алда - физик әзерлекне тикшерү, граната ыргыту, йөзү.

Тулырак мәгълүмат - алдагы чыгарылышларда.

 


Кама ягы зона этабы Лаеш районы Аҗаган уены

Нет комментариев