«Госуслуги» кисәтә: Татарстанда мошенниклар активлашты!
иминлек

«Госуслуги» кисәтә: Татарстанда мошенниклар активлашты!

Республикада караклык очраклары теркәлгән, җинаятьчеләр үзләрен күпфункцияле үзәкләр (КФҮ) хезмәткәрләре итеп күрсәтеп, гражданнарның шәхси мәгълүматларыннан файдаланырга тырыша.

Автор фотосы. 
КФҮ вәкилләре кисәтә: аларның хезмәткәрләре беркайчан да гражданнардан кодлар, парольләр яки шәхси мәгълүматлар сорамый. Мондый шалтыратулар барысы да-мошенникларныкы.
Әгәр дә сездә «Госуслуги» порталына керү белән проблемалар барлыкка килсә, белгечләр якындагы «Минем документлар» офисына мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Уяу булыгыз, ят кешеләргә ышанмагыз!


«Госуслуги» кисәтә: Татарстанда мошенниклар активлашты!

Нет комментариев