Полиция хезмәткәрен сурәтләгән озын буйлы фигура кулындагы язу уяу булырга һәм мошенникларның үгетләүләренә бирешмәскә чакыра. Татарстан халкыннан дистанцион мошенниклык аша көненә уртача 15 млн сум урлана.
Акциянең максаты — мошенникларның психологик басымы астында булган кешене туктату, аның игътибарын юнәлтү һәм шул рәвешле алдауга бирешмәскә ярдәм итү.
Банкоматлар янындагы полиция хезмәткәрләре мошенникларның киң таралган алымнары турында кисәтә:
🔹 Полиция хезмәткәрләре, ФСБ, прокуратура, банк хезмәткәрләре беркайчан да телефон аша счетларның торышы турында фикер алышмый
🔹 Исегездә тотыгыз, «куркынычсыз счетлар» юк
🔹 Банк картасы мәгълүматлары, СМС коды, парольне телефон аша хәбәр итмәгез
🔹 Шик булса — ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының кайнар линиясенә шалтыратыгыз +7 (843) 291-20-02
Мондый макетлар Казанның 23 урамында, шулай ук республиканың башка торак пунктларында булачак. Бу чара Татарстан халкын финанс мошенниклары гамәлләреннән саклауга юнәлдерелгән.
Нет комментариев