Кама ягы
  • Рус Тат
  • Куркынычсыз коену

    Җәй җитү белән шәһәр халкы һәм кунаклары, үз иминлекләре турында уйлап тормыйча, сулыкларга ашыга.

    ГИМСта, пляжга бару тормышта соңгысы булмасын өчен, яр буенда үзеңне тотуның гади кагыйдәләре турында искә төшерделәр.

    Татарстан Республикасының кечкенә көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов коткаручыларның җәйге сезонга әзерлеге турында сөйләде. Беренче чираттагы бурыч итеп ул судагы бәхетсезлек очракларын булдырмауны атады. Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда елгаларда һәм күлләрдә, беренче чиратта, балалар арасында һәлакәтләр кимегән. Тик фаҗигаләр килеп чыгу дәвам итә.

    Юрий Владимирович балаларны кечкенәдән йөзү күнекмәләренә һәм суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтергә кирәклеген искәртте. Шуңа күрә МЧС ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Спорт министрлыгы, «ОСВОД РТ» иҗтимагый оешмасы белән берлектә ел саен «Йөзәргә өйрән» акциясе үткәрә. 2019 елда 80 меңнән артык бала шундый белем алган.

    Лаеш районы, гадәттәгечә, ял итүчеләр арасында популяр. ГИМС үзәгенең Лаеш инспекторлык участогы начальнигы Александр Пыренков сүзләренә караганда, районда биш рәсми пляж һәм кешеләр күпләп ял итә торган ун урын бар. Коену зоналарына катгый таләпләр куела. Акваторияләр кечкенә судноларга керүне тыючы буйлар һәм билгеләр белән әйләндереп алына. Пляжларда куркынычсыз ял итү һәм беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре белән стендлар куела. Суга илтүче күперләр, каланчалар һәм башка җайланмалар төзек хәлдә булырга тиеш. Су коену сезоны башланганчы, милекчеләр су төбен водолазлар белән тикшерүне һәм аны чистартуны тәэмин итәргә тиеш.

    - Ял итү өчен су объектлары янында урнашкан халык күпләп ял итә торган төзекләндерелгән урыннарны, коткаручылар посты булган пляжларны гына сайларга кирәк, - дип өстәде Александр Викторович. – Тик барысының да шундый пляжларга бару мөмкинлеге юк, шуңа күрә якындагы буада коеналар. Ә анда чокырлар, су төбендә очлы предметлар, көчле су әйләнеше булырга мөмкин. Шуңа күрә таныш булмаган урында суга кермәгез, өстәвенә, анда кисәтүләр һәм тыю язулары язылган аншлаглар урнаштырылган булса. Йөзү зонасы чикләрен билгеләүче буйларны узып йөзмәгез. Исерек хәлдә исә бернинди су процедуралары да булырга тиеш түгел!

    Санитар-эпидемиологик хәл аркасында, коену сезоны башланыр алдыннан балалар белән профилактик дәресләр социаль челтәрләрдән файдаланып, видеоконференц-элемтә режимында үткәрелде. Әмма теория - яхшы, ә чынлыкта балалар, гадәттә, тиктормаслар.

    -Әти-әниләргә балаларны хәтта яхшы таныш сулыклар янында да караучысыз калдырмаска кирәк, - дип искә төшерә Александр Пыренков. - Суда чумып уйнау һәм коену белән бәйле шаяруларга юл куярга ярамый. Ә балалар суда үзләрен ышанычлы тотарга өйрәнмәгән чакта, аларга жилет яки коткару боҗралары кидерергә кирәк.

    Санитар-эпидемиологик хәл катлаулы булу сәбәпле, хәзерге вакытта пляжлар керү өчен ябык. Кешеләр күпләп ял итә торган урыннарга коронавирус буенча чикләүләрне бетерүнең өченче этабында гына барырга мөмкин булачак.

    Татарстан Республикасы буенча Россия МЧСы кисәтә: хәзерге вакытта коену - тормыш өчен зур куркыныч. Салкын суда булу еш кына суда батуга һәм һәлакәткә китерә торган көзән җыеруга китерергә мөмкин.

    Су – фаразлап булмый торган стихия, һәм елга яки күл янында җәйге ял фаҗига белән тәмамланмасын өчен, саклык күрсәтергә һәм акыл белән эш итәргә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: