Лаеш районы балалары өчен куркынычсызлык культурасы буенча ачык дәрес оештырдылар
иминлек

Лаеш районы балалары өчен куркынычсызлык культурасы буенча ачык дәрес оештырдылар

Нармонка мәктәбенең 5–9 сыйныф укучылары өчен тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгы культурасын камилләштерүгә багышланган ачык дәрес узды.

Укучылар табигый һәм техник характердагы куркынычлар туганда ничек эш итәргә кирәклеген җентекләп анализладылар. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм янгын чыгу сәбәпләрен кабатладылар. Шул ук вакытта үсмерләр урманда һәм су объектларында үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшерделәр. Балалар гадәттән тыш хәлләрдә ярдәмгә килә торган Россия ГТХМның (МЧС) махсус мобиль кушымтасы белән таныштылар. Моннан тыш, алар алган белемнәрен «Куркынычсызлык әлифбасы» дип аталган уен-викторина барышында ныгыттылар.

Очрашуның төп максаты — балаларны гадәттән тыш хәлләрдә дөрес эш итәргә, үз тормышларын сакларга һәм тирә-юньдәгеләргә ярдәм итәргә өйрәтү. Мондый дәресләр яшь буында шәхси куркынычсызлыкка карата аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итә. Бүген алынган белемнәр — киләчәктә һәр бала өчен ышанычлы калкан булачак.

Фото: Нармонка мәктәбе


Лаеш районы балалары өчен куркынычсызлык культурасы буенча ачык дәрес оештырдылар

Нет комментариев