Лаеш районында 75 яшьлек чаңгычыны коткардылар
иминлек

Лаеш районында 75 яшьлек чаңгычыны коткардылар

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хатын-кызны коткару тарихы турында сөйләделәр.

Пенсионер хатын Шуран авылы янында чаңгыда йөрергә чыккан, дип хәбәр ителә. Авылдан өч чакрым ераклыктагы урманда ул егыла һәм оча-бот буынын имгәтә. Вәзгыять «ашыгыч ярдәм» нең зыян күрүчегә барып җитә алмавы белән катлауланды.

Урынга 3 нче зона коткару отряды коткаручылары чакырылган. Прицеплы кар машинасында алар вакыйга урынына килеп җиткәннәр, беренче ярдәм күрсәткәннәр, зыян күрүчене эвакуацияләгәннәр һәм аны медикларга тапшырганнар.

Фото: ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

 


Лаеш районында 75 яшьлек чаңгычыны коткардылар

Нет комментариев