Кама ягы
  • Рус Тат
  • Районда “Тонировка” операциясе үтте

    ​​​​​​​Атна дәвамында Лаеш районы ЮХИДИ хезмәткәрләре салон тәрәзәләре артык караңгыландырылган автотранспорт чараларын ачыкладылар.

    -Безнең хезмәткәрләр ян тәрәзә пыялаларында төсле үтә күренә торган, техник регламентка туры килмәгән пленкалары булган машиналарны ачыклыйлар. Мондый автомобиль йөртүчеләр административ җаваплылыкка тартылалар – 500 сум күләмендә административ штраф түләүгә, - дип кисәтә Лаеш ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Николаев. -  Мондый хокук бозу кабат кылынганда машина йөртүче административ штраф рәвешендә җаваплылыкка тартыла яки административ кулга алына. Машина йөртүчеләргә шуны истә тотарга кирәк: пыялаларны артык караңгыландыру күз күремен начарайта һәм хәрәкәт иминлегенә тискәре йогынты ясый. Рейд барышында безнең хезмәткәрләр башка хокук бозуларны профилактикалауга да игътибар иттеләр.

    Белешмә өчен:

    -Таможня берлегенең “Көпчәкле транспорт чаралары иминлеге турында”гы техник регламентының №8 өстәмәсе 4.3. пунктына ярашлы төстә алгы ян яклардагы һәм җил пыялалары аша яктылык үтеше 70%тан ким булмаска тиеш. Әгәр бу норматив үтәлмәсә, автомобильдән файдалану тыела.

    -Кешеләр зыян күргән яки һәлак булган һәр унынчы юл һәлакәтендә автомобильләрнең алгы ян яклардагы яки каршы пыялалары караңгыландырылган булган, ә бу йөртүченең күз күремен киметә һәм аның игътибарына тискәре тәэсир итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: