Татарстанда «Чит ил йөртүчесе» ЮХИДИ профилактика чарасы старт алды
иминлек

Татарстанда «Чит ил йөртүчесе» ЮХИДИ профилактика чарасы старт алды

Татарстанда 2024 елның 21 мартыннан 30 мартына кадәр «Чит ил йөртүчесе» оператив-профилактик чарасы уза.

Аның максаты-чит ил гражданнары шоферлары гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, аларның нәтиҗәләренең авырлыгын киметү.

— Максатчан чаралар үткәргәндә юл-патруль хезмәте нарядлары пассажирлар һәм халыкара йөк ташуны гамәлгә ашыручы транспорт чараларын, шулай ук чит ил теркәү билгеләре белән файдаланыла торган транспорт чараларын тикшерә. — дип шәрехли Лаеш Эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ начальнигы Марат Шиһапов. — Моннан тыш, ЮХИДИ хезмәткәрләре җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташудагы хокук бозуларны кисәтү чараларын күрә.

Иң мөһим һәм кызыклы хәбәрләрне Татмедиа Телеграм каналында карагыз


Татарстанда «Чит ил йөртүчесе» ЮХИДИ профилактика чарасы старт алды

Нет комментариев