Татарстанда коммуналь хезмәткәрләре исеменнән тикшерүче мошенниклар активлашты
иминлек

Татарстанда коммуналь хезмәткәрләре исеменнән тикшерүче мошенниклар активлашты

Җылыту сезоны башлану белән җинаятьчеләр коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр булып кыланып бурычлар турында ялган хәбәрләр тарата башладылар

Мошенниклар ничек эш итә

Явыз ниятлеләр гражданнарга коммуналь хезмәтләр өчен имеш – мимеш бурычлары барлыгы турында хәбәрләр җибәрә. Бу хәбәрләрдә фишинг ялган сайтларына сылтамалар була. Шул рәвешле мошенниклар кешеләрнең шәхси мәгълүматларына һәм акчаларына кул салалар.

Корбан булмас өчен нишләргә

Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы төбәк халкына түбәндәгеләрне киңәш итә:

Шикле сылтамаларга басмаска

Таныш булмаган номерлардан шалтыратуларны блоклау өчен МАКС кушымтасында Куркынычсызлык режимы функциясен кабызырга

Ашыгыч карарлар кабул итмәскә һәм бурычлар турындагы мәгълүматны һәрвакыт үз идарәче компаниягездә белешергә

Игътибарлы һәм сак булыгыз. Үзегезне алдакчылардан саклагыз.


Татарстанда коммуналь хезмәткәрләре исеменнән йөрүче мошенниклар активлашты

Нет комментариев