ТР Гидрометеорология үзәге 16 июльдән 21 июльгә кадәр урманнарда гадәттән тыш (дүртенче класслы) янгын куркынычы фаразлый.

Моңа бәйле рәвештә төбәктә катгый тыюлар кертелә.
Катгый тыелган:
• ылыслы урманнарда, зарарланган агачлар, торфлы сазлыкларда, шулай ук коры үлән булган урыннарда һәм агач ябалдашлары астында учак ягарга һәм ачык ут кулланырга;
• янган шырпы, тәмәке төпчекләре һәм кайнар көл ташларга;
• ау вакытында янучан материаллардан пыжлар кулланырга;
янучан матдәләр сеңдергән материалларны моның өчен билгеләнмәгән урыннарда калдырырга.
Бу кагыйдәләрне үтәү Татарстан урманнарында янгын чыгуны булдырмау өчен аеруча мөһим.
Нет комментариев