Бүген мәктәптә хәрәкәтнең яшь инспекторлары сафына яңа катнашучыларны багышлау тантанасы узды.
Чарада Лаеш ЮХИДИ инспекторы Ләйсәнә Шәфигуллина һәм «БДД» ДБУ белгече Гөлшат Зәйнуллина катнашты. Алар укучыларны котладылар һәм балалар травматизмын профилактикалау буенча уңышлы эш теләделәр.
Укучылар тантаналы рәвештә яшь инспекторлар антын әйттеләр, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә һәм башка балаларга да аларны үтәргә булышырга вәгъдә иттеләр. Һәркемгә «БДД» ДБУдан истәлекле бүләк тапшырдылар, аннары уртак фотога төштеләр.
Нет комментариев