Имәнкисә: Юлдагы куркынычсызлык турында мөһим сөйләшү
ЮИД

Имәнкисә: Юлдагы куркынычсызлык турында мөһим сөйләшү

Имәнкисә мәктәбенең яшь юл инспекторлары башлангыч сыйныф укучылары өчен яктылык кайтаручы элементлар турында файдалы әңгәмә үткәрделәр.

Балалар киемдәге бу кечкенә детальләрнең җәяүлеләр өчен, аеруча караңгы вакытта, ни өчен шулкадәр мөһим булуын белделәр.
Чараның төп максаты — балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү. Ә ахырда һәр катнашучыга бүләккә яктылык кайтаручы брелок тапшырылды — юлда күренеп тору өчен!
Үзегезне саклагыз һәм игътибарлы булыгыз!


Имәнкисә: Юлдагы куркынычсызлык турында мөһим сөйләшү

Нет комментариев