Бүген Нармонка мәктәбенең икенче сыйныф укучыларына гадәти булмаган кунаклар килде.

«Перекресток» ЮИД отряды укучылары яктылыкны кире кайтара торган полосалы матур жилетлардан иде. Ә кулларына юл билгеләре төшерелгән карточкалар тотканнар.

Юидчылар кече мәктәп укучыларына юл хәрәкәте билгеләре, аларның нәрсә билгеләве, җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә ничек ярдәм итүләре турында сөйләделәр.

Ә аннары икенче сыйныф укучыларына юл билгеләре белән пазллар җыярга тәкъдим иттеләр.

Нармонка мәктәбендә менә шундый файдалы һәм кызыклы очрашу узды.

Фотоны Альбина Занина бирде.
Нет комментариев