Картлык буыннарга куркынычсыз йөрү культурасында үрнәк булырга комачауламый.
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Лаешта 15 еллык традициягә ия булган «Автобабай» бәйгесенең район этабы узды. Сыйныфта юл кагыйдәләре теориясен тапшырганнан соң, алты катнашучы майданда тизлеккә маневр ясау, змейка, бокска керү һәм параллель парковкалау буенча көч сынашты.
Ярыш нәтиҗәләре:
- Гран-при: Илгиз Назыйров
- 1 нче урын: Александр Тюрин
- 2 нче урын: Виктор Филиппов
- 3 нче урын: Ислам Хәсәнов
Махсус номинацияләр:
- «Машина йөртү осталыгы»: Габдулла Хәнәфиев
- Хатын-кызлар арасында үрнәк: Исламия Камалиева
Бәйге Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» бюджет учреждениесе, ДОСААФ һәм районның юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе тарафыннан оештырылды. Иң көчле йөртүче район намусын республика бәйгесенең зона этабында яклаячак. Катнашучыларга юлларда уңышлар телибез!
Нет комментариев