Баланың юлдагы куркынычсызлыгы балалар автокреслосыннан башлана!
юл хәрәкәте иминлеге

Баланың юлдагы куркынычсызлыгы балалар автокреслосыннан башлана!

Балаларны тотып тору җайланмасы (автокресло) — ул ЮХИДИ (ГИБДД) таләбе яисә закон гына түгел, ә авария яки кинәт туктау вакытында нәни балагызны саклауның бердәнбер ышанычлы ысулы.

Автомобильнең гади куркынычсызлык каешлары зурлар өчен генә исәпләнгән, шуңа күрә алар баланы җитди җәрәхәтләргә дучар итәргә мөмкин.

Әти-әниләр өчен мөһим кагыйдәләр:

  • Креслода гына: балаларны тудыру йортыннан алып кайткан беренче көннән үк махсус автокреслода гына йөртегез.
  • Яшькә һәм гәүдәгә туры китереп: җайланманы балага «үсә төшкәч ярар» дип түбәндәге үлчәмнәр буенча түгел, ә аның хәзерге буена һәм авырлыгына карап сайлагыз.
  • Дөрес урнаштыру: бер яшькә кадәрге сабыйларны машинаның хәрәкәт юнәлешенә каршы куелган креслода гына йөртергә кирәк.
  • Ышанычлы беркетү: хәтта 5 минутлык юлга чыкканда да эчке каешларны һәрвакыт тыгызлап эләктерегез.

Бу видеороликны үзегез карагыз һәм дусларыгыз, якыннарыгыз белән уртаклашыгыз. Балаларыбыз өчен юлларны бергәләп куркынычсыз итик! 

 

 


Баланың юлдагы куркынычсызлыгы балалар автокреслосыннан башлана!

Нет комментариев