Исерек килеш рульгә утырган йөртүче 10 тәүлеккә административ арестка хөкем ителде
юл хәрәкәте иминлеге

Исерек килеш рульгә утырган йөртүче 10 тәүлеккә административ арестка хөкем ителде

Бер рюмкадан соң рульгә утырмасаң иде…

  Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Столбище авылының Советская урамында 38 яшьлек ир-атны туктаткан. Тикшерү аның автомобильне исерек хәлдә йөртүен күрсәткән. Ул юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудырган.

Лаеш районы җәмәгать судьясы ир-атны гаепле дип таныган һәм аңа 10 тәүлеккә административ арест билгеләгән.

ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Раил Исламов искәртә: «Исерек килеш машина йөртү — штраф кына түгел, ә кешеләрнең гомеренә чын куркыныч та. Рульгә исерек хәлдә утырган йөртүче тирә-юньдәгеләрнең иминлегенә каршы сайлау ясый».


Исерек килеш рульгә утырган йөртүче 10 тәүлеккә административ арестка хөкем ителде

Нет комментариев