.
Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Лаешның 2нче мәктәбе янындагы җәяүлеләр кичүе иң игътибар үзәгендәге урынга әверелде: Лаеш эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, ата-аналар һәм ЮИД (яшь юл хәрәкәте тикшерүчеләре) отряды балалары плакатлар тотып юл буена тезелделәр.
«Ата-аналар куркынычсызлык өчен» акциясе тагын бир кат искә төшерде: һәрбер йөртүченең, җәяүлеләрнең, олыларның һәм балаларның игътибарлылыгыннан юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемнең гомере һәм сәламәтлеге тыгыз бәйләнгән.
Нет комментариев