Татарстанлыларны һава шартларының бик нык начараюы турында кисәтәләр
Юлда иминлек

Татарстанлыларны һава шартларының бик нык начараюы турында кисәтәләр

Республика территориясендә тизлеге 21 м/с кадәр булган җил фаразлана — бу Бофорт шкаласы буенча 9 балл, ягъни штормлы җил. Әгәр җил тизлеге 31 м/с тан артса, җил давыллы дип санала.

Татарстанцев предупреждают о сильном ухудшении погодных условий

Превью авторы Людмила Никифорова. 

8 гыйнварда кичен, 9 гыйнварда төнлә һәм көндез урыны белән көтелә:

— Татарстан территориясендә тизлеге 16-21 м/с булган көчле җил, бозлавык, күз күреме 1000 м һәм аннан да азрак булып начараю белән буран, юлларда көчле бозлавык, кар боткасы, көндез урыны белән кар көртләре; төнлә һәм иртән томан; көндез юеш кар һәм яңгыр рәвешендә көчле явым-төшем.

— Казанда юлларда көчле бозлавык, кар боткасы, көндез урыны белән кар көртләре; төнлә һәм иртән секундына 16 м га кадәр җиткән көчле җил, томан; көндез юеш кар һәм яңгыр рәвешендә көчле явым-төшем.
Дуслар, юлда сак булыгыз!


Татарстанлыларны һава шартларының бик нык начараюы турында кисәтәләр

Нет комментариев