Никольский урта мәктәбенең «Жезл» ЮИД отряды укучылары беренче сыйныф укучылары белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрделәр.
Юидчылар киемдә яктылык кайтаручы элементларны куллануның мөһимлеген, шулай ук көзге каникулларда урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Каникуллар куркынычсыз булсын.
Үзегезне саклагыз! Юлда игътибарлы булыгыз!
Нет комментариев